Август аенда Г. Камал исемендәге театр актерлары “Сәйдәш аланы” сәнгать бәйрәмендә катнашачак

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

18 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевкә багышлап традицион "Сәйдәш аланы" сәнгать бәйрәме узачак. Әлеге чара беренче тапкыр 2000 елда театрның элеккеге директоры Шамил Закиров башлангычы белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ярдәмендә үткәрелгән иде.

Концерт программасы  Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗатын чагылдырган берничә өлешкә бүленгән. Анда катнашачак татар сәхнәсе вокалистлары арасында Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Биктаһиров, шулай ук Илгиз Зәкиев һәм Артур Исламов бар. Вокаль номерлар белән Г.Камал театрының яшь актерлары Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Гөлвердиева дә чыгыш ясаячак, ә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм Илнур Закиров шигырьләр укыячак.

 Бәйрәмне Г.Камал театры актерлары, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова алып барачак. 

Аккредитация өчен  телефоннар:  293-83-18, 89274464542, pr@kamalteatr.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International