Август аенда Казанда TAT CULT фестивале узачак

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

29, 30 һәм 31 август көннәрендә шәһәребезнең төрле мәйданнарында заманча шәһәр мәдәнияте һәм сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән мультиформаттагы вакыйга - TAT CULT фестивале узачак. Өч көнгә исәпләнгән чара кысаларында артистлар үз чыгышларын, рәссамнар  арт-объектларын, медиа-арт вәкилләре  аудиовизуаль инсталляцияләр тәкъдим итәчәк.

Программада:

—  шәһәр буенча 5 мәйданчык;

— дөньяның 20 шәһәреннән  татар сәхнәсенең иң яхшы 30 командасы;

— илнең иң күренекле электрон сәхнә вәкилләре;

—  Татарстан, Россия һәм Европадан заманча сәнгать эшлеклеләре;

— төрле темага дистәләгән мәйданчык;

— 10 сәгать белем бирү сессиясе;

— 5 сәхнәдә 12 сәгатьлек җанлы музыка.

29 август көнне шәһәрнең креатив киңлекләре территориясендә төп вакыйга  — ЛИКБЕЗ оештырыла, аның барышында белем бирү лекцияләре, остаханәләр, хедлайнерлар һәм мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать буенча белгечләр белән очрашулар үткәрелә.

30 августта ЮНЕСКОның мәдәни мирас объекты булган Казан Кремлендә TAT CULT FEST фестивале узачак. Анда исемнәре дөньякүләм билгеле хедлайнерлар катнашачак: Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия), Энвер Измайлов (Кырым), Aygyul (Австрия), Super Tatar (Финляндия/Германия/Татарстан),  АИГЕЛ (Санкт-Петербург/Чаллы), Ислам Сатыров (Ставрополь крае) һәм башкалар. Төсле утлар, интерактив арт-объектлар һәм яшь рәссамнарның махсус проектлары Казан Кремлен заманча сәнгать территориясенә әйләндерәчәк.

31 август көнне Казан халкы һәм башкала кунаклары «ГОСТ Звук» һәм «Прометей» иҗади берләшмәсенең тамашасын күрә алачак.

Фестивальгә керү ирекле.

Хезмәттәшлек һәм аккредитация буенча сорауларны +7 (917) 228-86-81 (Диана Садреева)телефонына шалтыратып бирергә мөмкин. tatcultpr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International