Православие динен тотучы татарстанлылар!
Ихлас күңелдән сезне Русьны чукындыру көне белән котлыйм.
28 июльдә Россиядә иң әһәмиятле чиркәү бәйрәмнәренең берсен - Русьны чукындыру көнен билгеләп үтәләр. Ул 2010 елда, Россия Президенты Указы нигезендә, рәсми рәвештә дәүләт истәлекле көннәре исемлегенә керде.
Әлеге вакыйга, һичшиксез, Россия дәүләтчелеге барлыкка килү тарихында төп этапка әйләнгән, шул рәвешле аның киләчәктәге мәдәни-тарихи үсешенә зур йогынты ясаган. Византиядән килгән дин халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуга нигез булган һәм славяннарны яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәргән.
Татарстанда әлеге бәйрәм безнең уртак мәдәният формалашу чыганаклары турындагы хәтерне саклауга, Республикадагы күпмилләтле халыкның туган җиргә мәхәббәте нигезендә берләшүенә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы үрнәге – дәүләтебезнең тотрыклы үсеше нигезендә башка милләтләрнең мәдәниятенә һәм йолаларына хөрмәт ятуын тагын бер кат исбатлый.
Бәйрәм белән сезне!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Мәдәният министры Ирада Әюпова