Зөядә “Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексының туган көнен билгеләп үтәчәкләр

2018 елның 24 июле, сишәмбе

28 июль көнне Зөядә “Тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге” Ассоциациясе ярдәме белән “Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексының туган көнен билгеләп үтәчәкләр. Комплекс 7 ел дәвамында кызыклы һәм истә калырлык вакыйгалар үткәрә. Урта гасыр сугышлары, осталар ярминкәсе, иҗади һәм бию мастер-класслары, балалар, өлкәннәр өчен күпсанлы күңел ачу чаралары. Бу көнне кич җитүгә Сезне факеллар яктылыгында батырлар көрәше, «Фолк Фикшн» төркеме концерты, фаер-шоу көтә.

Бәйрәм чаралары 17.00 сәгатьтә башланып 23.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

17:00-18:00   батырлар көрәше
18:00-19:00   тамашачылар өчен бәйгеләр 
19:00-19:30   урта гасыр футболы
19:00-20:00   тамашачылар өчен эстафеталар 
20:00-21:00  факеллар яктысында массакүләм  баһадирлар  көрәше

21:00-22:00 Folk Fiction (ex-Random Reel) концерты һәм дискотека 22:00-22:30 "Дженази" шоу-театры чыгышы
 

Күңел ачулар һәм бию мәйданчыгы:
17:00-20:00 балалар өчен аниматор белән уеннар

17:00-20:00 балалар һәм өлкәннәр өчен ирланд биюләре буенча мастер-класс

17:00-20:00  түләүле һәм бушлай иҗади мастер-класслар

17:00-20:00 барлык теләүчеләр өчен бушлай аквагрим! 
 

Белешмәләр өчен телефон:

8-987-063-13-64, 8-917-265-65-47, 8-987-003-07-47.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International