Зөядә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек бакчасы» православие мәдәнияте фестивале узачак

2018 елның 24 июле, сишәмбе

8 сентябрь көнне  13.00 сәгатьтә Зөя тарихи-мәдәни  тыюлыгында керәшеннәрнең II Республикакүләм  «Бәрмәнчек бакчасы» православие мәдәнияте фестивале узачак.

«Бәрмәнчек бакчасы» православие мәдәнияте фестивале керәшеннәрнең  “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле  тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы ярдәмендә, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатыйхасы белән уздырыла.

Фестивальнең төп максатлары – балаларның һәм яшьләрнең рухи-әхлакый  тәрбиясенә өлеш кертү, аларны  дини һәм этник сәнгатьтәге музыкаль-шигъри, декоратив–гамәли иҗат  кыйммәтләренә якынайту, керәшеннәрнең чиркәү җыры, шигъри, тел традицияләрен саклау һәм үстерү, хор төркемнәренең башкару осталыгын арттыру, чиркәү һәм фольклор коллективларының репертуарын киңәйтү.

Фестивальнең программасында үзешчәннәр чыгышлары, дини шигырьләр укучылар конкурсы,  христиан җырларын башкару, православие тематикасына кул эшләре күргәзмәсе бар.

Элемтә өчен:

Поляков Артур Владимирович

Электрон почта: polyakov_artur@mail.ru

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (987) 297-98-13

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International