Халыкара проект кысаларында Санкт-Петербургта «Миклухо-Маклай. XXI гасыр» исемле күргәзмә ачыла

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

19 июльдән 29 августка кадәр Россия Фәннәр Академиясенең Рус әдәбияты институтында (Пушкин Йортында) барлык теләүчеләр өчен «Миклухо-Маклай. XXI гасыр» исемле уникаль күргәзмә ачылачак. Әлеге чара бөек ватандашыбыз, галим, сәяхәтче, гуманист Н.Н. Миклухо-Маклай турында хәтерне яңарту максатын күздә тотып оештырылган.

Күргәзмәне оештыру өчен Яңа Гвинея утравына 3 гасыр дәвамында уздырылган экспедицияләр материаллары кулланылган: XIX гасырда Николай Николаевич Миклухо-Маклай сәяхәте, күренекле фольклорист Борис Николаевич Путилов катнашындагы XX гасыр совет экспедициясе (1971 ел), XXI гасырда (2017 ел) Миклухо-Маклай исемендәге этномәдәни мирасны саклау Фонды тарафыннан оештырылган фәнни-тикшеренү экспедициясе.

Күргәзмәгә килүчеләр кешелек цивилизациясенең утрауда таш гасырдагы кебек яшәүчеләр чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр үсеше белән якыннан таныша алачак.

Программа:

2018 елның 19 июлендә 17.30 сәгатьтә – күргәзмәнең тантаналы ачылышы. Россия Фәннәр Академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин Йорты).

Күргәзмә 19 июльдән 29 августка кадәр эшләячәк.

Керү: бушлай.

Өстәмә мәгълүмат һәм матбугат чаралары өчен теркәлү:

Проект координаторы: Жолудь Евгения, +7 (911) 908-89-44, ok@mikluho-maclay.ru, info@mikluho-maclay.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International