«Изге Болгар җыены» Татарстан республикасының Спасс районында 1989 елдан башлап үткәрелә.
Әлеге чара ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпсанлы хаҗиларны үзенә җыя. 2005 елдан алып бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте һәм Спасс муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.
Әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен исәпкә алып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы (№74-ЗРТ, 14.10.2010 елгы) канун нигезендә Идел Болгарында Исламны рәсми кабул итү көне Татарстанның истәлекле датасы буларак билгеләп уздырыла.
Ислам динен Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми кабул итү көне уңаеннан уздырыла торган «Изге Болгар җыены» тантанасы быел 21 июльдә Болгар дәүләт тарихи-археология музей-тыюлыгы территориясендә үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, муниципаль берәмлекләр, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстан һәм Россия Федерациясенең чит төбәкләреннән дин әһелләре катнашачак.
Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасының иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт узачак. Традицион татар музыкасы – мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар янгыраячак. Шулай ук, кунакларны Болгар шәһәренең Назаровлар урамында урнашкан А.Алиш исемендәге, “Елга буе шәһәре” һәм “Болгар чәйләве” музейлары да кунаклар өчен тәүге мәртәбә үз ишекләрен ачачак. Гадәттәгечә, Җыенда кул осталары ярминкәсе оештырылачак, балалар өчен мастер-класслар узачак.