Казанда пляж гандболы буенча VIII Дөнья Чемпионаты

2018 елның 17 июле, сишәмбе

24 - 29 июль көннәрендә Казанда пляж гандболы буенча VIII Дөнья Чемпионаты үткәреләчәк.

Ярышларда 32 ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнаша. Бу сан - 2004 елдан алып ике елга бер тапкыр уздырыла торган Чемпионат тарихында үзенә күрә рекорд. Быел чемпионатта беренче тапкыр Яңа Зеландия, Швеция, Вьетнамнан ирләр командалары, Франция, АКШ, Греция, Мексика, Парагвай и Вьетнамнан хатын-кыз командалары катнаша. Ярышларда иң уңышлы чыгыш ясаучылар булып Бразилия спортчылары санала. Узган Чемпионат 2016 елда Будапешт шәһәрендә булган иде.

Казан мондый  ярышларны беренче тапкыр гына үткәрми. Башкалабызда 2014 елдан башлап ел саен спортның комда уйнала торган төрләре буенча ярышлар оештырыла. Ләкин мондый халыкара дәрәҗәдәге чара беренче тапкыр булачак.

Турнир Сибгать Хәким урамы, 70 йорт адресы буенча урнашкан спортның пляж төрләре үзәгендә узачак.

Керү ирекле!

Төгәлрәк мәгълүмат https://dspkazan.com/projects/current/beachhandball2018/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International