17 июль көнне 18.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда (“Казан Кремле” музей-тыюлыгы) мастер-класс үткәреләчәк.
«Казан – мәдәниятләр киселешкән урын!” Шулай түгелме? Әйдәгез, безнең мастер-класс барышында бу турыда бергәләп уйланыйк әле. Һәм Казан шагыйрәсе, архитектор һәм дизайнер Инесса Фа язган әлеге шигырь юлларына иллюстрация ясыйк. Үз иҗатында ул тормышыбызның төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итә, ләкин туган шәһәре – Казанның – матурлыгына, серләренә, аның тарихы, архитектурасына, аның риваятьләренә аерым бер урын бирә. Мастер-класста катнашучылар рәсем ясауның гадәти булмаган һәм кызыклы ысулларын үзләштерәчәк.
Мастер-классларны Эльза Бәширова, Диләрә Галиакбәрова алып барачак. ARTоЛЁТ ART-үсеш территориясе «Прометей» ярдәмендә оештырылган.
Катнашучылар яше: 5+
Элемтә өчен: Галиакбәрова Диләрә Рәшитовна 89172633122, 89046748571 artolet.studio@gmail.com