Бөтенроссия Шукшин кинофестивале, гадәттәгечә, Алтай краенда уздырыла. Сайлап алу комиссиясе 150 фильмны карап, аларның 22сен фестиваль исемлегенә керткән, анда Россиядә, шулай ук чит илләрдә төшерелгән картиналар бар. Шукшин кинофестивале программасына Татарстанның яшь режиссеры Әмир Сальяновның “Потерянный путь” фильмы да кергән.
Юбилей фестивале быел тамашачыларны жанр төрлелеге белән сөендерәчәк: социаль драмалар, трагикомедияләр һәм әдәби экранизацияләр, мелодрамалар һәм “кара” юморлы фильмнар. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрдә Дмитрий Назаров, Александр Панкратов-Черный, Ольга Машная, Аглая Тарасова, Евгений Цыганов һәм Голливуд йолдызы Кристофер Ламберт катнашкан.
Бөтенроссия Шукшин кинофестиваленең узган елдагы конкурс программасына: «Неотосланные письма» (режиссерлары Р.Рәшитов, И.Дамаскин), «Блудный сын» (режиссеры - Оксана Синчугова) фильмнары кергән иде.