Мамадыш районында “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак

2018 елның 13 июле, җомга

Бәйрәмгә килүчеләрне күпсанлы мәйданчыкларда бай эчтәлекле программа көтә: спорт һәм милли уеннар, ике сәхнәдә профессионаллар һәм үзешчән артистлар чыгышлары, “Керәшен чибәре” конкурсы, декоратив-гамәли  сәнгать осталары ярминкәсе, ат чабышы, «Питрау - 2018» Батырын бүләкләү.

Быел бәйрәмдә беренче тапкыр «Питрау түгәрәк уены-2018» фольклор конкурс-фестивале узачак.

Бәйрәмгә Алексеевск, Әлмәт, Түбән кама, Яңа Чишмә, Менделеевск, Мөслим, Тукай, Кайбыч, Теләче, Лаеш, Балык бистәсе, Алабуга, Чистай, районнарыннан, шулай ук  Башкортстан һәм  Чиләбедән 200ләп үзешчән башкаручы килер, дип көтелә. Анда татар эстрадасының танылган артистлары да чыгыш ясаячак.

Ат чабышы 17.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышы - 18.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International