Татарстан мәдәният министрлыгы кинопроектларны гамәлгә кую өчен субсидияләр алачак коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу нәтиҗәләрен игълан итте

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан мәдәният министрлыгы “Гражданнарның хокукый аңын формалаштыруга юнәлтелгән фильм” темасына кинопроектларны гамәлгә кую өчен  субсидияләр алачак   коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу нәтиҗәләрен игълан итте. Жанр – кыска метражлы уен киносы, субсидия күләме  - 400 мең сум.

Җиңүче  итеп, кинопроектлар һәм фестивальләргә ярдәм күрсәтүче «Время кино» автоном коммерцияле булмаган берләшмәсе билгеләнде. Аның проекты - «Путешествие гуннов во времени».

Субсидия алучыга Татарстан мәдәният министрлыгы белән килешү төзергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International