La Primavera оркестры Европа турын төгәлләде

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Европага сәяхәтен La Primavera Казан камера оркестры күренекле виолончелист Марк Дробинский чакыруы буенча башлаган иде.

«Сәяхәт озак булмады, ләкин эчтәлекле иде. Без төрле форматтагы концертлар бирдек. Германиядә һәм Лион янында искиткеч акустикалы чиркәүләрдә уйнадык. Җирле тамашачылар безне бик җылы каршы алды», - дип сөйләде оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Лион шәһәрендә Казан музыкантлары XIII Халыкара пианистлар конкурсында катнашучылар белән чыгыш ясады. Ә Екюйи шәһәрендә «Ике фортепиано һәм оркестр өчен киномузыка” премьерасы булды, концерт open-air форматында узды.

Бүген төнлә музыкантлар Казанга кайта.

Берникадәр ялдан соң «La Primavera» яңа 30нчы сезонына әзерләнә башлаячак. Юбилей сезонында оркестр «Безумные дни» музыка фестивалендә катнашачак, үзенең  «Абязов-фестиваль» һәм L’arte del arco фестивальләрен үткәрәчәк, гамәлдәге проектларын дәвам итәчәк.      

Өстәмә мәгълүмат: Наталья Лукина +79872956889.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International