12 - 15 июль көннәрендә Алабугада оpen-air форматында Халыкара «Алабугада җәйге кичләр» фестивале узазак. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, дөньякүләм танылган пианист Борис Березовский. Чара уздыру инициаторы – Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге. Чараны оештыручылар - Татарстан мәдәният министрлыгы, Алабуга хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.
Алабугага “йолдызлы состав” килә: Юрий Башмет, Никита Борисоглебский, Александр Князев, Айгөл Хисматуллина, Татьяна һәм Сергей Никитиннар, Айдар Сәләхов, Ксения Башмет.
Фестивальнең музыкаль программасы төрле жанрларны үз эченә ала: фольклор музыка, XVIII – XX гасырның ватандашларыбыз һәм чит ил классикасы, заманча көйләр, авторлык җырлар.Телевидение алып баручысы Александр Гордон тамашачылар өчен көтелмәгән образда яраткан шагыйрьләренең әсәрләрен башкарачак.
12, 13, 14 июль көннәрендә концертлар 18:30, 15 июльдә –15.00 сәгатьтә башлана. Фестивальнең барлык көннәрендә дә Алабуга кунакларының күпсанлы музейларда булу, шәһәрнең архитектурасы белән танышу мөмкинлеге булачак.
16 июль көнне Чаллының Орган залында, Алабугадан 20 километр ераклыкта, «Березовский в кругу семьи» концерты узачак.
Төгәлрәк: elabuga.com, городелабуга.рф; 8(85557) 7-86-00, 7-03-45, 7-87-77.
Аккредитация узу: Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы матбугат секретаре Евгения Поликарпова 8(906)333-38-99, ilinaevgeniya123@mail.ru.