С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залы сәхнәсендә - “Яңгырдан соң”

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

11 июльдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залы сәхнәсендә  Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан  дәүләт камера хорының “Яңгырдан соң” исемле концерты була. Башлана  - 17.00 сәгатьтә. 

Концерт 2018 елгы Футбол буенча Дөнья Чемпионатына багышланган.  Программада су темасына кагылышы булган  Европа, рус, совет композиторларының (Г.Пёрселл, Й.Гайдн, А.Петров, М.Магомаев, И.Матвиенко) музыкаль әсәрләре, фольклор көйләр яңгыраячак.

Концертта Болактагы Яшьләр театрының Дмитрий Чирков җитәкчелегендәге Камера оркестры катнашачак.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне “Яңгырдан соң” концертына чакырабыз. Аккредитация узу өчен 89872358855 (Ирина Егоренко) телефонына шалтыратырга кирәк. Заявканы  10 июль  13.00 сәгатькә кадәр бирергә кирәк. Көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International