«Казан» гаилә үзәге сәхнәсендә музыка фестивале

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан мәдәният министрлыгы һәм JIVE Group продюсерлык үзәге “Казан” гаилә үзәге сәхнәсендә күрсәтү өчен Республика, Россия һәм башка ил коллективлары катнашында бай эчтәлекле музыка  программасы әзерләгән. Фестиваль программасы мәдәният сөючеләргә һәм җанатарларга 6, 7, 10, 11, 14 һәм 15 июль көннәрендә тәкъдим ителәчәк.

6 июльдә 15.00  сәгатьтә сәхнәдә башкалабызның танылган «Большой Куш», «Хитобои» и JIVE төркемнәре чыгыш ясаячак. Концерт кульминациясе – илнең иң оста джаз музыканты, Россиянең халык артисты Игорь  Бутман һәм аның  квинтеты концерты. Программада дөнья күләмендә танылып килүче яшь “йолдыз” - сәләтле пианист һәм вокалист Олег Аккуратов катнашачак.

Игорь  Бутман квинтеты сәхнәгә 19.40 сәгатьтә  чыгачак.

7 июль көнне, 15.00 сәгатьтә тамашачыларны рок-н-ролл, блюз һәм  фанк  энергиясе көтә, алар алдында «Макс и Компания», Blues Willys («Сообщество Братья Блюз») һәм  М.А.К. Trio төркемнәре чыгыш ясаячак. Ә  19.40 сәгатьтә сәхнәгә  кичнең  хэдлайнеры  Eilenkrig Crew – Вадим Эйленкриг төркеме күтәреләчәк.

10 июльдә  Казанга джаз-рок легендасы Алексей Козлов һәм аның «Арсенал” төркеме килә. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.  Шул ук көнне фестиваль кысаларында D'Black Blues Orchestra блюз коллективы чыгыш ясаячак. Билгеле булганча, аның составында дөньяның 5 ил вәкиле бар: АКШ, Россия, Бельгия, Швейцария, Испания.

11 июльдә фестиваль проектын ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар халык традицияләре белән эстрада сәнгатенә нигез салган Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган чара ачып җибәрә. Проектны оештыручы – җырчының кызы –“Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү” фонды президенты  Зөлфия Нигъмәтҗанова. Концертта Татарстан республикасының иң яхшы музыкантлары катнашачак.

Шул ук көнне электрон музыкантлар арасында иң танылганнарның  берсе DJ Art җанлы һәм клуб-бию музыка проектын тәкъдим итәчәк.  Jai «Tartaria Psychotronic Live Act» проекты кысаларында ул Республиканың Дәүләт камера хоры белән бергә чыгыш ясаячак.

14 июль программасы да эчтәлекле булачак. 18.50 сәгатьтә Мәскәүнең «Артём Айвазян Band» төркеме #РОКАВСЯКОДЖАЗОПОП программасын тәкъдим итәчәк. Иҗади  чыгышка тамашачылар да җәлеп ителәчәк.

15 июльдә  19.50 сәгатьтә кичне Валерий Коротковның ALMA коллективы башлап җибәрә, ул future folk стилендә чыгыш ясаячак.

Музыкаль фестиваль чараларына керү бушлай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International