2018 елның 30 июнендә Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Заречье» лагерында кунакта булды. Бу көннәрдә әлеге лагерьда республика күләмендәге «Дуслык» исемле профильле смена эшли. Аны «Ял» шәһәр үзәге белән берлектә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган. Сменага Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән. Аларның төп максатлары, ял итүдән тыш, татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын тирәнтен өйрәнү, камилләштерү.
Очрашу лагерьның актлар залында Милли китапханәнең үткәне һәм бүгенге көне сүрәтләнгән фильм күрсәтү белән башланып китте. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Габдрахманова Г.И. һәм татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Җомаголова Г.Ш. Милли китапханәнең эшчәнлеге, фондлары белән таныштырды.
Милли китапханә хезмәткәрләре балалар белән «Әдәби-мәдәни квест» уздырды. Уен барышында укучылар Казан шәһәренең тарихы, татар әдәбияты һәм фольклоры, татар җырлары, татар халкының милли ризыклары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды.
Очрашу азагында «Әдәби-мәдәни квест»ны оештыручылар Милли китапханә җитәкчелеге исеменнән җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Чараны үткәрүчеләр, катнашучылар, лагерь җитәкчелеге дә бик канәгать калды.