Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтында уку елы тәмамланды.
Ел дәвамында иститутның 4 факультетында 1143 кеше белем алган. Шуларның 419ы – яңа һөнәр үзләштерү программасы буенча, 724 кеше квалификация күтәрү юнәлешендә укыган.
Бу уку елындагы иң күләмле проектлардан түбәндәгеләрне атарга мөмкин:
1. Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтының 20 еллыгына багышланган “Мәдәни транзит-2018” Халыкара белем бирү форумы.
2. «Режиссерлар һәм оештыручылар өчен Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы” – 72 катнашучы.
3. V халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы – 186 катнашучы.