Бүген, 3 июль көнне, 18.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ике музыка мәдәнияте диалогы” исемле концерт була.
Концерт программасында: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Роберт Юлдашев, «Курайсы», «Гүзәл-Денс» төркемнәре, Башкорстан курайчылары ансамбле бар. Сәхнәдән башкорт фольклор көйләре нигезендә иҗат ителгән авторлык җырлар, татар фольклоры, уен кораллары һәм вокал музыка яңгыраячак.
Элемтә өчен мәгълүмат: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте +7 9053126758.