Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе үз эшен төгәлләде

2018 елның 3 июле, сишәмбе

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең оештыру комитеты 56 илдән 967 гариза кабул иткән. Заявкалар АКШ, Европа, Азия, Көнчыгыш илләреннән килгән. Татарстан кинематографистлары 30 уен, документаль һәм анимация фильмы тәкъдим иткән.

Сайлап алу комиссиясен җитәкләгән Россия кино белгече Сергей Лаврентьев тиздән финалистлар исемлеген игълан итәчәк. 

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4-10 сентябрь көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән, “Россия – ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлек нигезендә үткәрелә. Фестивальнең ачылышы  “Пирамида” комплексында, ябылу тантанасы  “Эрмитаж”да булачак. Фильмнар Grand Cinema 3D Port Cinema һәм «Мир»кинотеатрында күрсәтеләчәк.

Кинофестиваль кысаларында Халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре Форумы узачак, анда Италия, Бөекбритания, Швейцария, Мисыр, Төркия, Хорватия, Нигерия вәкилләре катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International