1-7 июль көннәрендә Астанада XIV Халыкара «Евразия» кинофестивале уза. Быел ул Казахстан башкаласының 20 еллыгына багышланган. Кинофорумда катнашучы Татарстан вәкилләре: Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры, “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе директоры Миләүшә Айтуганова һәм ТР кинематография Берлеге рәисе Илдар Ягъфаров.
Фестивальдә республиканың «Байгал» (реж. И.Ягъфаров) һәм «Хәлимә» (реж. Ю.Захарова) фильмнары күрсәтеләчәк, алар Халыкара «Евразия» кинофестиваленең конкурстан тыш программасына кертелгән.
4-5 июльдә, Татарстан киносы көннәрендә, Казахстан тамашачыларына «Мулла» (реж. Р.Фәзлиев), «Представь» (реж. И.Рәхимбай) һәм «Хлопнул дверью и ушел» (реж. С.Юзеев) фильмнары күрсәтеләчәк.