Качалов театрының «Пиковая дама» спектакле Пекинга юл ала

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

3 июль көнне В.И.Качалов исемендәге Казан  рус Зур театры Кытайга оча. Анда труппа әйдәп баручы театрларның берсе булган Пекин халык сәнгать театры сәхнәсендә Александр Славутский тарафыннан Пушкин әсәре буенча куелган  “Пиковая дама” театраль фантазиясен күрсәтәчәк. Спектакль 6, 7, 8 июль көннәрендә уйналачак.

Труппа Кытайга беренче тапкыр бара, бу сәяхәт белән  «Европа-Азия» гастроль туры төгәлләнә. Исегезгә төшереп үтик, гастрольләр Ганновер шәһәрендә «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектакле белән башланып киткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International