Актер Данила Козловский Татарстанның яшь футболистлары белән очрашты

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Актер, режиссер һәм сценарист Данила Козловский «Мир» кинотеатрында Республикабызның спорт  мәктәпләрендә укучылар белән күреште. Балалар өчен “Тренер” фильмын төшерүче белән очрашуны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Инвестиция үсеше агентлыгы оештырды. Данила Козловский фильмы турында сөйләде, үзенең планнары белән уртаклашты, үзенең футболны яратуын һәм Россия җыелма командасына ышануын әйтте.

Яшь футболчылар белән очрашудан соң “Тренер” фильмы күрсәтелде.

Әйтергә кирәк, актер биснесменнар арасында үткәрелә торган TIDA Business Cup Дөнья Чемпионатының махсус кунагы. Очрашулар һәм  инвесторлар белән сөйләшү алып бару өчен бизнес-мәйданчыкны  Республика Инвестиция үсеше агентлыгы һәм  Russia Unites Россия җыелма командасының җанатарлар клубы әзерләгән.

Очрашу азагында Данила Козловский яшь спортчыларның футболкаларында автографлар куйды һәм иң яхшы сорау бирүчеләргә футбол туплары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International