В.Аксенов йортында кинорежиссер Виктор Беспаловны искә алу кичәсе була

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

29 июнь 16.30 сәгатьтә В.Аксенов йортында Виктор Иванович Беспаловны искә алу кичәсе була. Кинорежиссер, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты В.И.Беспалов 1925 елның 12 августында Томск шәһәрендә туа. 1944 елда Новосибирск театры каршындагы «Красный факел» театр-студиясенә керә. 1944-1946 елларда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының режиссерлык факультетында белем ала. 1949 елдан,  Новосибирск педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаганнан соң, укыту белән шөгыльләнә.

В.И.Беспалов – Новосибирск шәһәренең телевидение студиясенә нигез салган кешеләрнең берсе: 1960–1965 елларда кинорежиссер, студиянең баш режиссеры була, аннары үзе кинофильмнар төшерә башлый. 1970 елда ул, Мәскәүдә режиссерлык курсларын тәмамлаганнан соң, Казан телевидение студиясенә эшкә килә. Аның республиканың казанышларына багышлап төшерелгән «Советский Татарстан», «Республика моя, Татарстан», «КамАЗ начинается», «Город, рожденный нефтью», «Сосны, освещенные солнцем» һ.б. фильмнары  Татарстан кинематографиясенең алтын фондын тәшкил  итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International