Татарстан фильмы Төркиядә узган кинофестивальдә җиңү яулаган

2018 елның 26 июне, сишәмбе

8-13 июнь көннәрендә Төркиянең Аланья шәһәрендә үткән “Без бергә - 2018” Халыкара фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. “Иң яхшы актерлык эше” премиясенә режиссер Н.Юрушбаевның «Нигез йорт» фильмы лаек  булды. Әлеге фильм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән, 2017 елда фильмнар җитештерүгә бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына  төшерелгән. “Без бергә - 2018” фестиваленнән башлап, фильмның фестиваль маршруты башланып китте.  

Белешмә: кинофестивальне оештыручылар - Аланья шәһәренең рус мәдәнияте һәм мәгариф Ассоциациясе һәм «Lion Productions» кинокомпаниясе.

Җиңүчеләр исемлеге http://ermyakoff.com/we_are_together сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International