Казанда «Остазбикә» фильмына кастинг үткәрелде

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакыйның 140-еллыгына багышлап, Казанда аның “Остазбикә” әсәре буенча кыскаметражлы фильм төшерергә әзерлек эшләре башланды.

Фильмның иҗат төркеме баш булган Айсылу һәм Сәед рольләрен башкаручыларны сайлап алды. Кастингта фильмның режиссеры Ренат Кәримов  һәм проектның продюсеры Миләүшә Айтуганова булды. Рольләргә дәгъва кылучылар арасында республиканың төрле театрлары артистлары һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Якын арада тагын берничә кастинг үткәрелер, дип ниятләнә.

Фильмны төп төшерү урыны  - Буа районы булыр, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International