«А4» фестивале: Европа анимациясе Казанда яңача яңгыраш ала

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән,  26 - 30 июнь көннәрендә Ленин исемендәге кинотеатрда “А4” үзәк Европа илләре берләшмәсенең (аңа Венгрия, Чехия, Польша һәм Словакия керә ) IV Анимация киносы Фестивале кысаларында кино күрсәтүләр оештырыла. Төсләр аша мәхәббәт белдерү, үлемнән соңгы тормышны күзаллау, даосизм фәлсәфәсен 2 минут эчендә сөйләп бирү – боларның барысы турында да фестиваль программасыннан белеп булачак.

Тамашачыларны яшь режиссерлардан 11 анимация тарихы көтә. Авторлар мөрәҗәгать иткән темалар – үзара мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, хәтер һәм үзбилгеләнү.

Фестиваль программасы:

26 июнь 19.20 сәгатьтә

27 июнь 19.20 сәгатьтә

28 июнь 20.00 сәгатьтә

29 июнь 20.00 сәгатьтә

30 июнь 20.00 сәгатьтә була.

Дәвамлыгы: 1 сәгать 25 минут.

Яшь категориясе: 16 +

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International