19-20 июнь көннәрендә Ганноверда Schauspiel театры сәхнәсендә Александр Славутскийның «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектакле уңышлы узды. Тамашачылар артистларны ике көнне дә көчле алкышлар белән каршы алды. Казан труппасы тарафыннан күрсәтелгән Бомарше комедиясе Ганноверның театр сөячеләре мәхәббәтен казанды. Спектакльдән соң башкалабыз актерларын немец хезмәттәшләре дә көчле алкышлар белән каршылады. Россиянең иң борынгы театрларының берсе Германиягә гастрольләр белән беренче тапкыр килде, иҗади сәфәр Качалов һәм Ганновер театрлары арасындагы хезмәттәшек кысаларында мөмкин булды. Чираттагы этапта немец театры Казанга киләчәк.