Татарстанның Милли китапханәсе “Паркта китапханә” дип исемләнгән мәдәни-белем бирү чарасын үткәрде

2018 елның 19 июне, сишәмбе

2018 елның 18 июнендә Милли китапханә Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә мәдәни-белем бирү   чарасын үткәрде.  “Паркта китапханә” дип исемләнгән проект Россиядәге футбол буенча Дөнья Чемпионаты кысаларында оештырылды.

Чараны ачу тантанасында Милли китапханә директоры Сөембикә  Җиһаншина, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе, Республиканың халык шагыйре Разил Вәлеев, Татарстан мәдәният министрлыгының  муниципаль мәдәни учреждениеләр белән элемтәдә тору һәм халык аваз иҗатына ярдәм итү буенча бүлек җитәкчесе Диана Хәсәнова, Республиканың Язучылар Берлеге  рәисе Данил Салихов, язучы, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе  Галимҗан Гыйльманов катнашты. 

Төп вакыйгалар китапханә урнашкан Лобачевский исемендәге сквер мәйданында узды. Көн дәвамында биредә Казан дәүләт мәдәният институты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация институты студентлары, Биектау һәм  Питрәч районы китапханәчеләре һәм аларның укучылары, “Спартак-Татарстан” иҗтимагый физкультура-спорт җәмгыятенең гимнастлар төркеме, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте солистлары чыгыш ясады.

“Ачык микрофон” рубрикасы кысаларында  республиканың язучы һәм шагыйрьләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре сөйләде.  Килгән кунакларның сәхнәдә яраткан шигырьләрен һәм әсәрләрдән өзекләр уку мөмкинлеге булды.

Сабантуйның милли ярышлары чарага бәйрәм төсмере өстәде.

Чарада барлыгы 800ләп кеше катнашты, шул исәптән, башкалабыз кунаклары да. Алар арасында Австралия, Мисыр, Иран, Иордания, Марокко, АКШ вәкилләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International