Чемпионат үткән көннәрдә Казан шәһәрендәге мәдәни чаралар программасы турында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сөйләде.
Программа үзенең юнәлешләр, жанрлар һәм формалар төрлелеге белән игътибарга лаек. Мәдәни чаралар календаре 2017 елның ФИФА Конфедерацияләр Кубогы һәм 2018 елгы футбол буенча Дөнья Чемпионатын тәэмин итү һәм үткәрү буенча комплекслы план нигезендә төзелгән. Ул Россия мәдәният министрлыгы белән килештерелгән.
Программаны эшләгәндә төп максат итеп Казан кунакларына – спортчылар һәм җанатарларга – Татарстанның һәм тулаем Россиянең югары дәрәҗәдәге мәдәниятен күрсәтү һәм милли төрлелек белән таныштыру билгеләнгән. «Шул арада, - дип ассызыклады Э.Камалова, - республиканың иң оста иҗади коллективларын, музейларын, китапханәләрен җәлеп итеп, кунакларның төрле зәвыкларына туры китерү бурычын да күздә тотып эшләдек. Моннан тыш, читтән бездә чыгыш ясарга чакырылган төркемнәр һәм солистлар үз жанрларында дөнья күләмендә билгеле йолдызлар».
Нәтиҗәдә, бай эчтәлекле программа барлыкка килгән, анда 90 махсус оештырылган чара, 8 музыкаль һәм театр фестивале, 10 күргәзмә проекты бар.
Чаралар арасында 30 концерт программасы (7 музыкаль фестиваль, шуларның икесе Җанатарлар Фестивалендә узачак), Казанның 4 әйдәп баручы театрында 33 спектакль, Казан Кремлендә, Милли музейда, “Хәзинә” галереясендә 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче экспозиция бар. Горький исемендәге һәм Горки-Әмәт паркларында open air форматында 12 кино күрсәтү оештырыла.
Чемпионат көннәрендә башкалабызда чыгыш ясаячак катнашучыларның исемнәре күптөрлелек һәм уздыру дәрәҗәсен күрсәтә. С.Рахманинов исемендәге VIII Халыкара “Ак сирень” фестивале кысаларында узучы Татарстан Дәүләт симфония оркестры башкаруындагы концертларда Юрий Башмет, Денис Мацуев, Александр Зингер, Андрей Иванов, Полина Осетинская, Дмитрий Маслеев, Сесар Альварес, Екатерина Мечетина, Филипп Копачевский кебек солистлар чыгыш ясаячак.
2018 елның Футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Барлык байраклар бездә кунакта» бәйрәм фестивале узачак.
Казан Кремле территориясендә II «The Kremlin Confederation of ART» фестивале үткәрелә. Биредә «Kremlin Open Fest» проекты кысаларында 8 заманча татар музыкасы концертын уздыру планлаштырылган.
Футбол мундиаленең мәдәни программасы кысаларында, Казан Кремлендә ачык һавада, төрле милләт һәм конфессияләр музыкасын колачлаган “Иман моңы” VII Халыкара рухи музыка фестивале концерты була.
«Эрмитаж - Казан» үзәгендә “Патша хәзинәләре” күргәзмәсе эшли башлады. Экспозиция сәнгать һәм тарихи яктан да кызыклы булган экспонатларны үз эченә алган.
Казан Кремле территориясендәге “Хәзинә”дә “Җепшеклек чорыннан соң. 1970-1980 еллар сәнгате” исеме астында күргәзмә эшли. Биредә үк “Рус авангарды” экспозициясе белән танышырга була.
Бу көннәрдә Милли Музейда «Татарстан – спорт республикасы» күргәзмәсе эшли башлады.
25 июньдә “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә. Казан Кремлендә, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Милли музейда уздырылачак чараларда спорт тематикасы белән бәйле экспонатлар күрсәтү, футбол сөючеләр өчен интерактив мәйданчыклар оештыру күздә тотыла. Акция кысаларында, театральләштерелгән экскурсияләр, иҗади остаханәләр, квест, концертлар, милли ярышлар үткәреләчәк.
Татарстан халыкларының Дуслык йортында “Күпмилләтле футбол” исемле фотоэшләр һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк. Биредә футбол тематикасына декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләр ясау мөмкинлеге дә булдырыла.
Мәдәни программаның шактый өлешен республика театрлары алып тора. Чемпионат көннәрендә Казанның 4 әйдәп баручы театрында 33 спектакль күрсәтеләчәк.
Чараларны оештыру өчен җаваплы итеп Татарстан мәдәният министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” һәм Казан башкарма комитеты билгеләнгән.
Матбугат конференциясе азагында Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова рус һәм инглиз телләрендә чыгарылган мәдәни чаралар программасы буклетларын күрсәтте. Конференциягә килгән журналистларның аларны алу мөмкинлеге булды. Әлеге буклетлар белән Дөнья Чемпионатының барлык мәгълүмати мәйданнары тәэмин ителгән.
Шул рәвешле, Татарстан үзенең бай эчтәлекле мәдәни программасы белән Чемпионат кунакларына республикабызның югары дәрәҗәдәге мәдәни тормышы белән танышырга, халыкның эчке дөньясын аңларга һәм милли сәнгатен күрергә барлык мөмкинлекләр тудыра.