Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе үзенең концерт сезонын 26 июньдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “2018 елгы футбол буенча Дөнья Чемпионатын каршылап” дип исемләнгән концерт белән яба.
Казан халкы һәм килгән кунаклар алдында Германиядәге Бад-Фильбел шәһәренең дирижер Клаус Альберт Бауэр җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак.
Концерт программасында Иоганн Штраусның “Трик-трак” полькасы, Лерой Андерсонның “Синкопирующие часы”, Вольфганг Амадей Моцарт, Шарль Гуно, Имре Кальманның опера һәм оперетталарыннан увертюралар, арияләр һәм дуэтлар, Арам Хачатурянның “Гаянэ” балетыннан музыка бар.
Ришар Гальяно, Астор Пьяццолла һәм Сергей Лукин әсәрләрен консерватория оркестры катнашында халыкара конкурслар лауреатлары Зәринә Шәмсетдинова (домра), Антон Попов (аккордеон) һәм Сәйдәш Фахразиев (баян) башкарачак. “Grande” вокал триосы, җырчылар Кирилл Логинов, Екатерина Муратова, Тимур Сабиров, Нурзия Сабитова вокал әсәрләре белән чыгыш ясаячак.