2018 елның 22 июнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулды. Әлеге көн ватандашларыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган.
22 июнь 11.30 сәгатьтә Милли музейда Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан «Хәтер шәме» халыкара мемориаль акциясе уздырыла.
Милли музей Ватанның батырлык тарихы турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. Иң эре музейларның берсендә ел дәвамында күпләгән патриотик чаралар үткәрелә: музей бәйрәмнәре һәм дәресләр.
Бу көнне «Привал» һәм «Лилия» клубында катнашучылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы, иҗат юлы һәм батырлыгына багышланган әдәби-музыкаль программа тәкъдим итәчәк. Сугыш һәм тыл ветераннары үз истәлекләре белән уртаклашачак. Кичәдә сугыш чорының «Темная ночь», «В землянке» кебек һәркемгә билгеле җырлары яңгыраячак.
Белешмәләр өчен тел.: +7 (843) 292-89-84.