Казан Кремлендә “Иман моңы” фестиваленең гала-концерты узачак

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

26 июнь көнне Казан Кремлендә “Иман моңы” исемле VII тынлы музыка фестиваленең  гала-концерты булла. Программа кысаларында төрле диннәрнең һәм дөнья халыкларының үзенчәлекле бизәлеш алган тынлы музыкасы уйналачак. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Концертта Татарстан Республикасының камера хоры, “Новая музыка” Камера оркестры, Радик Сәлимов, Алинә Шәрифҗанова (вокал), Илгиз Шәйхразиев (вокал), “EthnoArt” этник барабаннар  мәктәбе, Александра Бозиянц, Анна Благова катнаша.

Чараларга керү бушлай.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне гала-концертны карарга чакырабыз. Аккредитацияне 89872358855 (Ирина Егоренко) телефоны   аша узарга мөмкин.

Форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы оештыра. Фестиваль концепциясе Зөя утрау-шәһәрчеге, Казан һәм Болгарда төрле конфессия көйләренә багышланган  тематик концертлар оештырудан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International