Тинчурин театрында "Алай түгел, болай ул" спектакленең премьерасы була

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

21, 29 июнь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Алай түгел, болай ул" спектакленең премьерасы була. Шул рәвешле, Тинчурин театры сезонны премьера белән яба.

Спектакльнең жанры комедия-скетч дип билгеләнгән. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры – Алия Хәмзина. Хореографы – Раушан Шәехов.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый  еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Комедия аерым сюжетларга корылган “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән мөстәкыйль бүлекләрдән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да мәңгелек гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.

Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау– гаиләдәге һәр кешенең бурычы икәнлеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International