Татарстан сынлы сәнгать музее бушлай экскурсияләргә чакыра

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Дәүләт  сынлы сәнгать музее Казан халкы һәм башкала кунакларын “Хәзинә” сәнгать галереясендәге күргәзмәләр буенча бушлай экскурсияләргә чакыра:

21 июнь 18.00, 23 июнь 11.00  сәгатьтә «Рус символизмы  һәм рус авангарды». Дәүләт Сынлы сәнгать  музеенда ХХ гасыр башы рус авангарды В. В. Кандинский, П. П. Кончаловский, А. В. Куприн, А. В. Лентулов, Н. С. Гончарова, М. Ф. Ларионов, Н. К. Рерих, П. В. Кузнецов, Р. Р. Фальк, К. Ф. Богаевский, В. В. Рождественский, И. И. Машков, А. А. Осмеркин, А. М. Родченко һ.б. рәссамнар иҗатында чагылыш тапкан.

28 июнь 18.00, 30 июнь 11.00 сәгатьтә «Николай Фешин». Галереядә күренекле рус-америка рәссамы, агач белән эшләү  остасы, скульптор Николай Иванович Фешин (1881–1955) иҗат иткән картиналарның иң бай коллекциясе тупланган. 

5 июль 18.00, 7 июль 11.00 сәгатьтә «Татар рәсем сәнгате аксакаллары: Бакый Урманче, Харис Якупов, Илдар Зарипов».

14 июль 11.00 сәгатьтә  «Җепшеклек чорыннан соң. 1970 – 1980 елларның рәсем сәнгате». Россиядә стилистик күптөрлелек һәм активлык белән сыйфатланган сәнгать чоры.

19 июль  18.00,  21 июль 11.00  сәгатьтә «XVI – XX гасыр башының рус рәсем сәнгате». Экспозициядә  XVI гасыр иконалары, И. К. Айвазовский,  И. И. Левитан, И. И. Шишкин пейзажлары,  В. А. Тропинин, В. А. Серов, И.Е. Репин һәм башкалар әсәрләре.

26 июль18.00, 28 июль11.00 сәгатьтә - «Рус авангарды».

Экскурсияләр Дәүләт сынлы сәнгать музееның фәнни  хезмәткәрләре тарафыннан  музейга керү билеты алган 5шәр кешелек төркемнәр өчен үткәрелә.

Өстәмә мәгълүматны (843)236-69-31, 5678-0-43 телефоннары аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International