16 июнь көнне Качалов театры Германиягә, Ганновер шәһәренә, юл алды, биредә ул 19 һәм 20 июнь көннәрендә «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектаклен күрсәтәчәк.
Александр Славутскийның Бомарше комедиясе буенча куелган спектакле Санкт-Петербург, Мәскәү, Самарада узган фестивальләрдә тамашачы мәхәббәтен яулаган иде инде, хәзер башкалабыз театры аны Европа сәхнәсендә күрсәтәчәк. Германиягә гастрольләр - Ганновер театры белән хезмәттәшлекнең чираттагы этабы. Чит ил артистлары Казанга 2019 елда киләчәк.