Алабугада Борис Березовский фестивале

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

12 - 15 июль көннәрендә “Алабугада җәйге кичләр” музыка фестивале узачак. Әлеге чараны үткәрү турында  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм танылган пианист Борис Березовский килешкән булган. 2017 елның ноябрь аенда пианист белән очрашудан соң, Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге фестиваль уздыру турындагы тәкъдим белән  чыккан. Чараны оештыручылар – шәһәр администрациясе һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.

Фестиваль классик музыка концертлары кысаларында уза, анда илебезнең дөньякүләм билгеле оркестрлары, төркемнәре һәм классик музыка башкаручылары чыгыш ясаячак. Алар арасында Борис Березовский үзе, Юрий Башмет, Никита Борисоглебский, Александр Князев, Александр Чайковский, Айгөл Хисматуллина, Сергей һәм Татьяна Никитиннар, Рубин Абдуллин, Санкт-Петербургның Александр Титов җитәкчелегендәге дәүләт академия симфония оркестры, Игорь Лерманның камера оркестры,  Андрей Котов җитәкчелегендәге «СИРИН»  тынлы музыка ансамбле бар. Моннан тыш, фестивальдә актер, кинорежиссер, телевидение алып баручысы  Александр Гордон катнашыр, дип көтелә.

Алабуга халкы һәм килгән кунаклар өчен чыгышлар Open-Air форматында узачак.

Элемтә өчен телефон: Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы матбугат секретаре, Евгения Поликарпова 8-906-333-38-99

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International