Россиядә футбол буенча Дөнья Чемпионаты ачылган көнне Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында “Күпмилләтле футбол” күргәзмәсе эшли башлады. Анда тәкъдим ителгән экспонатларның төп өлешен “Казаночка” клубы осталары тарафыннан ясалган кул эшләре тәшкил итә.
Күргәзмәдә Яшьләр Халыклар Ассамблеясы тарафыннан 2014 елдан алып үткәрелеп килүче “Милләтләр Лигасы” Спартакиадасының иң якты мизгелләре чагылыш тапкан фоторәсемнәр шактый урын алып тора.
Экспозицияне ачу тантанасында катнашучылар арасында Казанның Вахитов районы 27нче гимназиясе укучылары да булды. Балалар фикер алышуда актив катнашты, артистларның кабат чыгыш ясауларын үтенде.