«Барлык флаглар да безгә кунакка килә» бәйрәм фестивале кысаларында, 15 июнь көнне 18.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә Мәскәүнең «Гжель» бию театры концерты була.
Аның программасында – Россия халыклары биюләре.
«Гжель» театры Россиядә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үрнәкләрен үзенә туплап эшли. Төрле төбәкләрнең бай фольклор материалын кулланып, ул спектакльләрендә үткән заман һәм бүгенге көн күренешләрен чагылдыра, сәхнәдә һөнәрчелек осталары иҗат иткән образлар җанлана.