Казанда “Халыклар дуслыгы парады” булды

2018 елның 12 июне, сишәмбе

12 июньдә, Россия көнендә, М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында “Халыклар дуслыгы парады” үткәрелде. Бу чара ФИФА -2018 Футбол буенча Дөнья Чемпионатына багышлап уздырылды. Парадны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстанның Яшьләр Халыклар Ассамблеясы оештырды.

Парадта яшьләр оешмалары вәкилләре, милли-мәдәни автономияләр, гражданлык институтлары, студентлар берләшмәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты. Колонна башында Россия гимнын башкарып милли киемнәрдән җырчылар һәм баянчылар барды. Йөреш үзәк сәхнә каршында тәмамланды, биредә Россия көненә багышлап республикабыз территориясендә яшәгән төрле халыкларның мәдәниятен  чагылдырган концерт программасы оештырылган иде. Бәйрәм кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыклар да эшләде: үз сәләтеңне милли уеннар, караоке, остаханәләрдә сынап карап булды.

Парадта катнашучыларны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева сәламләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International