Милли музейда Рубин ФК уенчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашу

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

14 июнь 12.30 сәгатьтә Милли музейда Рубин футбол клубының танылган уенчысы  Гёкдениз Карадениз белән очрашу була. Бу көнне  футболист музей фондына үзенең 61нче санлы футболкасын бүләк итәчәк.

ФИФА-2018 Футбол буенча Дөнья Чемпионаты алдыннан, 13 июнь көнне, Милли музейда «Татарстан – спорт республикасы» күргәзмәсе ачылган иде. “Рубин” футбол клубы тарихына бәйле экспонатларга  анда  аерым урын бирелә. Сүз уңаеннан, клуб быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Музейга килүчеләр Россиянең футбол буенча Суперкубогын, футбол буенча Россия Чемпионнары Кубогын күрә ала.

61нче сан Гёкдениз Карадениз тарафыннан бөтенләйгә клубта теркәлеп кала. Спортчы үзенең карьераны тәмамлавы турында хәбәр итте. Әйтергә кирәк, Карадениз «Рубин»да 2008 елдан алып чыгыш ясый, Казан клубы составында ул 299 матч үткәргән. Төркиянең 38-яшьлек футболисты, «Рубин» кебек үк, ике тапкыр Россия чемпионы  (2008, 2009), Россия Кубогы иясе (2012), Россия Суперкубогы иясе (2010, 2012), Россия Чемпионатының бронза призеры (2010) булды.

Элемтә өчен: +7 (843) 292-32-18

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International