Россия көнендә Казанда “Халыклар дуслыгы парады” үткәреләчәк

2018 елның 8 июне, җомга

12 июнь көнне Казанда “Халыклар дуслыгы парады” уздырылачак. Акция ФИФА-2018 Футбол буенча Дөнья Чемпионатының мәдәни программасы кысаларында оештырыла. Россия көнендә мондый чара илебезнең барлык эре шәһәрләрендә үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2017 елда М.Горький исемендәгеҮзәк мәдәният һәм ял паркында узган иде. Акциянең федераль координаторы – Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык.

Халыклар дуслыгы парадында яшьләр оешмалары, милли-мәдәни автономияләр, гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре, студент берләшмәләре активы катнашачак.

Бәйрәм кысаларында махсуслашкан мәйданчыклар эшләячәк: милли уеннар, караоке-батл, кәсепчелек  буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Чарада катнашучылар һәм башкала халкы “Күпкырлы Татарстан” фотокүргәзмәсе белән таныша алачак.

Акциянең төп сәхнәсендә Россия көненә багышланган концерт программасы була. Анда Татарстаныбызның төрле милли мәдәниятләрен чагылдырган үзешчән башкаручылар һәм төркемнәр, шулай ук профессиональ  ансамбльләр чыгыш ясаячак. Концерт программасын башкаланың яшьләренә яхшы таныш “Прогульщики” төркеме тәмамлаячак.

Чараны оештыручылар:  Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясы.

Халыклар дуслыгы парады 11.00 сәгатьтә башлана.

Үткәрү урыны: М.Горький исемендәге үзәк  мәдәният һәм ял паркы.

Җыелу урыны: М.Горький исемендәге үзәк  мәдәният һәм ял паркы тукталышы янындагы мәйдан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International