Милли музейда студентлар төзелеш отрядлары оешуына 55 ел тулуга багышланган хәйрия чарасы үтте. Музей коллекциясен тулыландыру максатыннан 5-6 июнь көннәрендә үткәрелгән чарада теләгән һәркемнән төрле еллардагы студент отрядлары эшенә бәйле экспонатлар кабул ителде.
Республиканың студент отрядлары музейга заманча предметлар тапшырды. Алар арасында отряд символикасы белән киемнәр, медальләр, яшьләрнең фоторәсемнәре һәм буклетлар бар. Хәрәкәттә катнашучы Шименцева С.Р. “Татарстан” фирма поездының пәрдәсен, озата баручының санитар кенәгәсен алып килде. Ул 1989-1993 елларда КХТИ студенткасы булганда поездда эшләгән.
Музейга 1973 елда Студент төзелеш отрядлары Штабын җитәкләгән ветеран Гуревич В.А., 1972-1976 елларда отрядлар комиссары Николаев В.А. та килеп китте. Алар музейда саклауга көнкүреш предметлары, документлар һәм фотографияләр алып килде.
Бүгенге көндә отрядлар хәрәкәтендә катнашучылар да музейга дипломнар, грамоталар һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
2 көн эчендә фондка 242 предмет тапшырылган, алар киләчәктә оештырылачак күргәзмәдә лаеклы урыннарын алачак, музей кунаклары экспонатларны көз көне күрәчәк.
Татарстанның Милли музее коллективы исеменнән хәйрия чарасында катнашучыларга рәхмәт белдерәбез.
Элемтә өчен телефон : +7(843)292-32-18.