Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың язучылар Берлеге тарафыннан оештырылган чарада республиканың иҗади җәмәгатьчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.
Мәдәният министрлыгы исеменнән башкала халкын һәм кунакларны Республика Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тәбрикләде. Ул һава торышының бүген җайланып китүенә ишарәләп: «Бүген күк йөзе ачылып китте, чөнки Александр Сергеевич Пушкин – рус шигърияте һәм рус мәдәниятенең кояшы һәм бүген ул безнең белән”, - дип билгеләп үтте, аннары чыгышын бөек шагыйрьнең шигъри юллары белән дәвам иттерде. «Бөтен дөнья буенча 150 миллион кеше бу телдә сөйләшә. Әйдәгез, бүген рус шагыйрьләренең әсәрләрен укыйк, күңелләребез һәм йөрәкләребез белән рус мәдәниятен үстерүгә өлеш кертик”, - диде министр урынбасары.
Пушкинның һәм үзләренең шигырьләрен укырга дип бер-бер артлы микрофон янына республиканың күренекле шагыйрьләре һәм язучылары чыкты: Д.Салихов, Б.Вайнер, В.Хамидуллина, А.Кашина, Д.Осокин, О.Левадная, А.Аввакумов, А.Әпсәләмова, Б.Ибраһимов һ.б. Бәйрәмгә кунак булып «Антибукер» һәм «Большая книга» премияләре лауреаты Павел Басинский һәм Пушкин премиясе лауреаты Илдар Әбүзаров та килде.
Һәйкәл янына җыелганнарны Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская сәламләде.
Бүген бөек шагыйрьнең әсәрләре төрле телләрдә яңгырады. Казан Федераль Университеты студентлары Пушкин шигырьләрен төрек, француз, португалия, персид, гарәп, кытай телләрендә укып ирештерде.
Бәйрәмне «Диалог, Эдит!» шигъри театры, Болактагы Камера оркестры театры, Татарстанның атказанган артисты Регина Вәлиева, Дмитрий Босов чыгышлары бизәде.
Шигъри митинг белән А.С.Пушкинның тууына 219 ел тулу һәм Халыкара рус теле көне уңаеннан үткәрелүче чаралар башланып китте. Исегезгә төшереп үтик, бәйрәм чаралары бүген республиканың барлык муниципаль районнарында, мәдәният учреждениеләрендә, китапханәләрдә, мәгариф оешмаларында уздырыла.