Татарстанның Беларусиядәге Мәдәният көннәре кысаларында Кино көннәре ачылды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

«Беларусь»  кинотеатрында тамашачылар Илдар Ягафаровның «Байгал»  фильмын күрә алды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм Беларусия  Мәдәният министрының кинематография бүлеге җитәкчесе Александр Рыдван чыгыш ясады.

«Татарстан кинематографиясенең  90 елдан артык тарихы бар. Республикабызда төрле жанрларда, документаль һәм анимация кинолары төшерелә. Татар милли әдәбияты буенча да, бүгенге көн драматурглары сценарийлары буенча да фильмнар дөнья күрә”, - дип билгеләп үтте Светлана Персова.   

«Байгал» фильмы 2018 елның апрель аенда чыккан. Беларусия - Мәдәният көннәре кысаларында әлеге картина күрсәтелгән икенче ил. Исегезгә төшереп үтик, май аенда “Байгал” Кыргызстанда күрсәтелгән иде.

Моннан тыш, Татарстан Мәдәният министрлыгының сектор мөдире Лия Гыйльметдинова, “Татаркино” мәдәният учреждениесе  директоры урынбасары Зөфәр Дәүләтшин һәм тавыш режиссеры, Татарстан кинематографистлары Берлеге әгъзасы Игорь Сиденкодан торган иҗади  төркем Казан Халыкара мөселман киносы фестивале турындагы фильмны тәкъдир итте.  

5 июльдә Беларусия Республикасының Мәдәният министрлыгында, «Белорусьфильм» киностудиясендә һәм  Кино музеенда очрашулар узды.

Кино көннәре дәвам итә. Бүген «Семейные хлопоты» (режиссеры А.Барыкин), «Не верю!» (режиссеры И.Рахимбай), «Стрела наследия» (режиссеры С.Киатров) фильмнары күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International