Минск шәһәрендә татар милли мәдәниятенә багышланган күргәзмә

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында, Беларусия республикасының   Милли тарих музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондыннан оештырылган татар милли мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли башлады.

Кунакларны Беларусия Республикасы Мәдәният  министрының беренче урынбасары  Ирина Дрига, Татарстан Республикасы  министры урынбасары  Светлана Персова, Белорусиядәге  Россия илчелеге секретаре Мария Донец, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, Беларусия республикасының   Милли тарих музее директоры Павел Сапотько сәламләде.

Күргәзмәдә  татар халкының мәдәниятен төрле яктан ачып күрсәтүче 180 предмет урын алган. Алар – милли кием, йорт-җир предметлары, бизәнү әйберләре, күн мозаика белән эшләнгән аяк киеме, дини предметлар. Экспозицияне Алабуга музей-тыюлыгының арт-проектлары - Татарстан һәм Башкортстан  республикасы рәссамнары эшләре - баетып тора.

Әлеге күргәзмә - Татарстан Республикасы һәм Беларусия Республикасы Хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү кысаларында гамәлгә куела торган чираттагы чара.

15 июль көнне бу экспозиция  Гомель шәһәрендә дә эшли башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International