Агымдагы елның февралендә Айдар Сөләйманов Төбәкара «Биир-кун» конкурсында Гран-прига ия булды. Этно-поп жанрында иҗат ителгән заманча җырлар конкурсы нәтиҗәләре буенча, башкаручыга 500000 сум күләмендә сертификат тапшырылды.
«Биир-кун» этноконкурсы киң җәмәгатьчелекне вокал башкару өлкәсендәге бай мирас белән таныштыру, мәдәни кыйммәтләрне пропагандалау өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, Россиядә этник музыканы популярлаштыру максатларын күздә тотып оештырыла.