5 июнь көнне Казан Кремле тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Эрмитаж – Казан» үзәгендә “Патша хәзинәләре” күргәзмәсе эшли башлый.
Экспозиция сәнгать һәм тарихи яктан да кызыклы булган 25 экспонатны үз эченә алган. Зәркән сәнгатенең борынгы үрнәкләре дипломатия һәм сәяси эшләрдә, гражданлык һәм хәрби өлкәләрдәге уңышлар күп очракта кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелүе турында сөйли. Сарай хәзинәләрен баеткан күп кенә ювелир эшләнмәләр Анна Иоанновна идарә иткән чорга туры килә.
Бөек Петрның кызы Елизавета Петровна патшалык иткәндә Россиянең Европа һәм көнчыгыш илләре белән элемтәләре ныгый, истәлекле бүләкләр алмашу популярлаша. 1762 елда тәхеткә Екатерины II килгәч, кыйммәтле коллекцияләр туплау этабы башлана.
Россиянең Халыкара аренадагы уңышлары да кыйммәтле бүләкләр санын арттыра. Патша казнасын дәүләтара элемтәләр, уңышлы килешүләр, дәрәҗәле кунаклар килүе дә баеткан.
Күргәзмәдә хатын-кызлар өчен 5 төрле бизәнү комплекты урын алачак.
Күргәзмә 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.