Музейда студентлар төзелеш отрядлары оешуына 55 ел тулуга багышланган хәйрия чарасы

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Татарстанның Милли музее Казан һәм республика халкын студентлар төзелеш отрядлары оешуына 55 ел тулуга багышланган хәйрия чарасында катнашырга чакыра. Чара 5-6 июнь көннәрендә  10.00-17.00 сәгатьләрдә  Кремль урамы, 2  йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Татарстанда студент төзелеш отрядлары 1963 елда оешкан дип  санала, нәкъ  шул елны Казан инженер-төзелеш институтыннан 3 отряд беренче тапкыр чит төбәкләргә төзелеш эшләренә китә.

Студент отрядлары яңа җирләрне  үзләштерү, уңыш җыю, эре төзелеш  оешмаларында эшләгән. 70нче еллар студентлары КамАЗ заводы, Түбән Кама нефть химиясе комплексы, Зәй ГРЭСы, “Дружба” нефть үткәргече, Оргсинтез кебек объектларда хезмәт батырлыклары күрсәткән.

Татарстанның төзелеш отрядлары 2013 елгы Универсиада, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада өчен спорт объектлары төзелешендә катнашты. Хәзерге вакытта да яшьләр  Казан һәм республика буенча балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзүдә, экология акцияләреннән читтә калмый.

Студентлар төзелеш отрядларының 55 еллыгына багышланган күргәзмә оештыру максатыннан, Милли музей төрле еллардагы студент отрядлары эшенә бәйле экспонатлар туплый. Ул ярдәм итәргә теләгән һәркемнән:

документлар һәм фотографияләр,

махсус эш киемнәре һәм эш кораллары,

сувенирлар, студентлар отрядларының көнкүрешен һәм традицияләрен чагылдыручы предметлар кабул итә.

Элемтә өчен телефоннар: +7(843)292-32-18 һәм +7(843)292-01-20.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International