3 июнь көнне Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме үткәрелә. Аны Троицадан соң бер атна узгач билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең нигезендә - урман хуҗасы булган аю көченә ышанулар ята.
Программада фольклор төркемнәр чыгышы, милли ризыклар белән сыйлау, милли уеннар үткәрү, авыл урамнары буйлап “Аю” белән йөрү бар.
Лениногорск районында “Балтай” бәйрәме ел саен үткәрелә. Мордва халкы яшәгән башка урыннарда аны тагын «Овто чи», «Медень чи» дип тә атыйлар.